news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Казанда мемориаль зиратларны саклау буенча йөкләмәләр биргән

2019-2021 елларда зиратларны ремонтлау һәм төзекләндерү финасланачак, диде Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова.

Татарстан Президенты Казанда мемориаль зиратларны саклау буенча йөкләмәләр биргән
Султан Исхаков

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ», Оксана Романова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда мемориаль зиратларны саклау һәм төзек тоту, шулай ук алар буенча туризмны үстерү буенча ун йөкләмә бирде. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова хәбәр итте.

«2019-2021 елларда Казан территориясен төзекләндерү муниципаль программасына Арча һәм Яңа татар бистәсе зиратларын төзекләндерүгә акча кертү буенча эшләргә йөкләмә бирелде. Мәдәният министрлыгына һәм Югары уку йортлары Ректорлар советына танылган шәхесләрне җирләү буенча попечительлек советы оештыру буенча тәкъдимнәр әзерләү йөкләнде», – диде Олеся Балтусова.

Муниципаль берәмлекләргә һәм институтларга төп зиратлар буенча попечительлек советы формалаштыруны контрольгә алу һәм һәйкәлләр реестрын булдыруда катнашу йөкләнгән.

Балтусова искә төшергәнчә, тарихи каберлекләрнең каталогын төзү буенча эш 2016 елның көзендә башланды. Татарстан Президенты Аппаратына активистлар язган хаттан соң ярты ел узгач, проектны гамәлгә ашыруга 2 миллион 766,8 мең сум бүлеп бирелгән.

«Татар-информ» агентлыгына «Казан зиратлары» проекты инициаторы Любовь Агеева  ачыклык керткәнчә, 2020 елда каталогның басма версиясен нәшер итү планлаштырыла. «Казан виртуаль зираты» – https://cemetery.kzn.ru. сайты сынау режимында эшли. Якын арада биредә, 1995 елдан башлап гомуми мәгълүмат базасыннан тыш, тарихи каберләр реестрын да карап булачак.

Моннан тыш, Арча һәм Яңа Татар бистәсендәге алтышар танылган шәхес кабере милли мирас объекты статусына алачак, диде Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Татарстан буенча төбәк бүлеге рәисе урынбасары Фәридә Зәбирова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100