news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Казанда Финляндиянең Россиядәге илчесе белән очраша

Татарстанга эшлекле сәфәр белән фин бизнесы һәм рәсми даирәсеннән бер төркем вәкил килде.

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген Татарстан Президенты Казан Кремлендәге резиденциясендә Финляндиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм вәкаләтле вәкиле Микко Хаутала белән очрашу үткәрә.

Бу көннәрдә республикага эшлекле сәфәр белән фин бизнесы һәм Суоминың рәсми даирәсеннән бер төркем вәкил килде.

Очрашуның төп максатларының берсе – Татарстанның инвестиция өлкәсендәге мөмкинлекләре белән танышып, уртак бизнес өчен мөмкин булган юнәлешләрне билгеләү.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot