news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Казанда әфганчыларга яңа һәйкәл кую турында карар кабул итте

Һәйкәл 2019 елның 15 февралендә Җиңү паркында урнаштырылачак.

Татарстан Президенты Казанда әфганчыларга яңа һәйкәл кую турында карар кабул итте
Султан Исхаков

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Ольга Голыжбина). Татарстан Президенты Казанда әфганчыларга, сугышчы-интернационалистларга һәм Төньяк Кавказда хәрби бурычларын үтәүчеләргә яңа һәйкәл кую турында карар кабул итте. Һәйкәл 2019 елның 15 февралендә Җиңү паркында урнаштырылачак.

Бүген Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин шул турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә хәбәр  итте. Очрашу якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне уңаеннан уздырылды.

«Республика Президенты тарафыннан әфганчыларга, сугышчы-интернационалистларга һәм Төньяк Кавказда үзләренең хәрби бурычларын үтәүчеләргә яңа һәйкәл кую турында карар кабул ителде. Ул киләсе елның 15 февралендә Җиңү паркында урнаштырылачак», - диде ул.  

news_right_1
news_right_2
news_bot