news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Казанда Эшкуарлар йортын ачты

Күпфункцияле үзәк «бердәм тәрәзә» режимында бизнес өчен 180нән артык хезмәт тәкъдим итәчәк.

Татарстан Президенты Казанда Эшкуарлар йортын ачты
prav.tatarstan.ru

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Эшкуарлар йортын ачуда катнашты. Күпфункцияле үзәк «бердәм тәрәзә» режимында бизнес өчен 180нән артык хезмәт тәкъдим итәчәк.

Эшкуарлар йорты эшмәкәрләрне сыйфатлы һәм уңайлы хезмәтләр белән тәэмин итүне максат итеп куя, дип хәбәр итте ТР икътисад министры Артем Здунов Татарстан Президентына.

Бинаның беренче катында - күпфункцияле үзәк һәм Саклык банкы бүлеге, икенчесендә «Төбәк лизинг үзәге» урнашкан. Өченче катта тиздән уку үзәге, коворкинг-зона (һ.б.) ачылыр дип көтелә.

Рөстәм Миңнеханов Саклык банкы җитәкчелеге һәм шәхсән Герман Грефка проектны гамәлгә ашыруда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде. Баштагы чорда, федераль дәрәҗәгә чыгу мөмкинлеген күздә тотып, бизнес белән эшләүнең мондый схемасын төбәк күләмендә таратырга кирәк, дип саный ул.

«Безгә бу процессларны тизләтү зарур. Без эшкуарга аны ни өчен кире боруыбыз хакында төгәл аңлатырга тиеш. Әгәр кире бормыйбыз икән, карарны тиз арада кабул итәргә кирәк», - диде Татарстан Президенты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100