news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Казанда эре төзелеш объектларында булды

Рөстәм Миңнеханов "Казан ЭКСПО" күргәзмә комплексы, "М-14" торак комплексы һәм яңа зооботбакча төзелеше барышы белән танышты.

Татарстан Президенты Казанда эре төзелеш объектларында булды
president.tatarstan.ru

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы эре объектларда булып, шул исәптән «Казан ЭКСПО» күргәзмә комплексы, «М-14» торак комплексы һәм яңа зооботбакча төзелеше барышы белән танышты.

Рөстәм Миңнеханов белән бергә төзелеш объектларында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин һәм башка рәсми затлар булды.

«Казан ЭКСПО»да Татарстан Президенты булачак күргәзмә комплексы төзелеш мәйданын карады. Рөстәм Миңнехановка гомуми төзелеш мәйданының 51 мең квадрат метр тәшкил итүен әйттеләр. Яңа комплекста ике күргәзмә павильоны, конгресс-холл, галерея, административ бүлмәләр, конференц-заллар, гомуми туклану зонасы булачак.

Бүгенге көндә беренче күргәзмә павильонының монолит каркасы эшләнгән. Объектта металл конструкцияләр монтажы һәм кирпеч салу дәвам итә. Параллель рәвештә инженер челтәрләр үткәрелә, алар инде 98 процент әзерлектә. «Казан ЭКСПО»да төп эшләрне 2017 елның җәенә төгәлләү ниятләнә. Президент төзелеш темпларын тизләтергә кушты һәм быел яңа комплекс беренче күргәзмә чараларын кабул итәргә тиешлеген искә төшерде.

Аннан Рөстәм Миңнеханов Казандагы «М-14» торак комплексына юнәлде. Бүгенге көндә биредә 255әр фатирлы өч йорт төзелә. Биредә әзерлек дәрәҗәсе 65 процент белән билгеләнә. Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин сүзләренчә, барлык кирәкле инженер челтәрләр үткәрелгән. Әзер йортларны быел өченче кварталда тапшыру ниятләнә.

Тәлгать Абдуллин алданрак торак комплекста балалар өчен яңа бакча ачылуын әйтеп китте. Мәктәп, паркинг төзү дәвам итәчәк. Шулай ук киләчәктә 250 мең квадрат метр торак торгызу каралган.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Урта Кабан ярындагы «Замбези елгасы» зооботаника бакчасы төзелешен карады. Яңа комплекс Казан зоопаркы белән җәяүле тоннель аша тоташачак. Төзелүче объектлар сафында гориллалар, филләр, жирафлар, гепардлар, арысланнар һәм башка Африка хайваннары өчен вольерлар булачак. Биредә эшләр 2016 ел башында старт алган иде. Объектта 195 кеше һәм 24 техника эшли. Бүгенге көндә вольерларда монолит идәннәр җәю, түбә ябу һәм башка эшләр дәвам итә.

Президент зооботбакча территориясе төзелешен карады һәм төзүчеләр белән агымдагы эшләр турында фикер алышты. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов төзелеп килүче зооботбакчада зоопарка килүче кечкенә балалар өчен мультимедиале технологияләрне кулланып, күңел ачу зонасын булдыруны тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100