Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты Казан Кремлендә Алтай крае башлыгын кабул итәчәк
Татарстанда Россия Дәүләт Советының «Мәгариф һәм фән» юнәлеше буенча эшче төркеме утырышы узачак.
(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Россия венчур форумы эшендә катнашачак, РФ Дәүләт Советының Мәгариф һәм фән буенча эш төркеме әгъзалары белән очрашачак. Шулай ук Татарстан Президенты Казан Кремлендә төбәк җитәкчесе Виктор Томенко җитәкчелегендәге Алтай крае делегациясен кабул итәчәк. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Рөстәм Миңнехановның бүгенге эшлекле графигында беренче чараларның берсе Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников белән очрашу булачак. Ул Россия Дәүләт Советының Мәгариф һәм фән буенча эш төркемен җитәкли. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова аныклап узганча, эшче төркем утырышы «Казан Экспо»да узачак.
«Татарстан Президенты эш төркеме әгъзаларын сәламләгәннән соң Татарстан Инвестиция-венчур фондының Попечительләр советы утырышын уздырачак һәм Россия венчур форумын ачуда катнашачак», – диде Лилия Галимова. Ул әлеге чараларның барысы да «Казан Экспо»да узачагын аңлатты.
«Күргәзмә үзәге территориясендә берьюлы берничә зур чара үткәрергә мөмкинлек бирә», - диде агентлык әңгәмәдәше.
Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Алтай крае губернаторы Виктор Томенконы кабул итәргә планлаштыра.
Татарстанда Алтай крае вәкилләре республиканың икътисади һәм инвестицион потенциалы белән танышырга, «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус зоналарын карарга планлаштыралар. Визит барышында Алтай крае Хөкүмәте һәм «Татнефть» ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында Килешүне имзалау планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз