news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Казан “Гулливер”ында булып, яңа сквер ачылышында катнашты

Аны Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде

 (Казан, 27 август, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның “Азино-1” микрорайонындагы «Гулливер» скверында булып, аның ачылышында катнашты. Аны Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.

Яңа сквер быел шәһәрнең Совет районындагы “Азино-1” микрорайонында корылган. Сквер территориясе күп фатирлы 7 йортны берләштерә, анда 4 мең кеше яши. Сквер урынында элек чүп үләне басып киткән чокыр булган. Монда яшәүчеләр төзекләндерелгән сквер төзү инициативасы белән чыкканнар, һәм проект Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантын яулаган. Нәтиҗәдә, шәһәр җитәкчелеге, Торак милекчеләре ширкәте, спонсорлар ярдәмендә монда ял итү өчен мәйданчык корылган.

«Гулливер» скверы Джонатан Свифтның «Гулливер сәяхәтләре» әсәре стилендә җиһазландырылган. Ял итеп йөрү зоналарыннан гайре, монда спорт белән шөгыльләнү һәм уен мәйданчыклары да бар. Аның территориясендәге мини-футбол һәм волейбол уйнау урыннары, турниклар куелган зона, спорт тренажерлары зонасы һәм балалар уеннары өчен мәйданчык үзенә тартып тора.

Кешеләр ял итсен өчен бөтен яклап буйлап эскәмияләр, Гулливерның гигант урындыгы рәвешендә беседка, стационар сәхнә урнаштырылган. Хәрәкәт итү мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен скверда пандуслар корылган.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шул скверда булган балалар, аларның ата-аналары һәм ветераннар белән аралашты. Спорт мәйданчыгында Татарстан башлыгы яшь футболчылар белән фотога төште. Ахырда Р.Миңнеханов шунда яшәүчеләрне бу яңа уңайлы ял итү урыны төзелү белән котлады.

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

(Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды).

news_right_1
news_right_2
news_bot