news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Казан федераль университет шәһәрчеге объектларын карады

Университет объектлары белән танышу югары уку йортында ел саен уздырыла торган попечительләр советы утырышы кысаларында оештырылды.

Татарстан Президенты Казан федераль университет шәһәрчеге объектларын карады
prav.tatarstan.ru

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Татарстан Президент Рөстәм Миңнеханов бүген Казан (Идел буе) федераль университет шәһәрчегендә булды һәм объектларны карады. Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, университет объектларын карау югары уку йортында ел саен уздырыла торган попечительләр советы утырышы кысаларында булган.

Башта Рөстәм Миңнеханов элеккеге Казан хәрби госпитален (К.Маркса урамы 76 йорт) карады. Ярты ел элек өч бина университетка күчеп, медицина кампусы өлешен тәшкил иткән. Биредә Фундаменталь медицина институты лабораториясе һәм аудиторияләр урнашачак. Хәзергә монда төзекләндерү эшләре бара.

Аннан соң Татарстан Президенты уку йортының медик-санитар өлеше булган хирургия стационары ( «Казань» университет клиникасы) белән танышты. Биредә төзүчеләр октябрьдә төзекләндерү эшләре башлаган. Моңа карамастан, авыручыларны кабул итү туктатылмаган. Диагностик кабул итү бүлеге, хирургия палатасы, реанимация һәм техник бүлекләр яңартылган. Операция бүлмәләре яңа техника белән җиһазландырылган. “Көн саен клиникага 100дән артык кеше мөрәҗәгать итә”, – дип белдерде университет ректоры Илшат Гафуров.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында булды, археология һәм тарих кафедрасы эше белән танышты. 5 нче номерлы уку бинасын караганда, Илшат Гафуров университетның әлеге кампусы җитди тергезүгә мохтаҗлыгын җиткерде. Биредә республиканың педагогик кадрларын яңадан укыту үзәге булыр дип фаразлана. Татарстан башлыгы проектны хуплады һәм мөмкин булган финанс чыганакларын өйрәнергә кушты.

Соңгы пункт Психология һәм мәгариф институты булды. Монда Президентка Педагогик магистратура үзәген күрсәттеләр. Булачак укытучылар өчен химия һәм физика сыйныфлары белән “идеаль мәктәп” оештырылган. Лабораторияләрдә Россия уку йортларында кулланыла торган төрле җиһазлар урнаштырылган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуровтан кала, Татарстан Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, вице-премьер – республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин озатып йөрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100