news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты “Казан” ат спорты комплексында булачак

Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне уңаеннан ипподромда Татарстан Президенты Кубогы уйнатылачак.

Татарстан Президенты “Казан” ат спорты комплексында булачак
архив/Михаил Захаров

(Казан, 30 август, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкара “Казан” ат спорты комплексында бүген узачак ат спорты бәйрәмендә катнашачак. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте рәсми порталында хәбәр ителә.

Программада барлыгы - 15, шул исәптән Татарстан Президенты Кубогына һәм Казан мэриясе Призына узышлар була.

Ярышларга старт 14 сәгать 30 минутта биреләчәк. Йомгаклау 19.00 сәгатькә планлаштырылган.

Бүләкләү тантанасыннан соң бәйрәм салюты булачак.

Керү ирекле.  

news_right_1
news_right_2
news_bot