news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Катарның Россиядәге илчесе белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов республикада Катар белән мөнәсәбәтләр үсешен югары бәяләүләрен әйтте.

Татарстан Президенты  Катарның Россиядәге илчесе белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Катар Дәүләтенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Фахад Мөхәммәт Әл-Аттый белән очрашты. Очрашу Татарстан Хөкүмәт Йортында узды. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алар Россия-Катар мөнәсәбәтләре кысаларында киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты. Сүз уңаеннан, узган ел ике ил арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга утыз ел тулды. Президент сүзләренчә, республикада Катар белән мөнәсәбәтләр үсешен югары бәялиләр.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов кунакны бүген билгеләп үтелә торган Катар Милли көне белән котлады.




news_right_1
news_right_2
news_bot