Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты каршындагы Телләр буенча яңартылган комиссиянең составы киңәйтеләчәк
Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссиянең киңәюе көтелә. Яңа орган республика территориясендә яшәүче башка халыкларның телләрен саклау эшен үз эченә ала. ТР җитәкчесенең указы проекты Татарстан Хөкүмәте сайтында чыкты.
Берләштерелгән комиссия төзү Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия эшенә кагылышлы 2020 һәм 2021 еллардагы кайбер боерыкларны гамәлдән чыгарырга мөмкин.
Яңа комиссиянең бурычы - Татарстан дәүләт хакимияте органнарының федераль һәм территориаль дәрәҗәдәге тиешле органнар һәм берләшмәләр белән хезмәттәшлек итүе.
«Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссияне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе дип үзгәртергә», диелә ТР Президенты порталында чыккан боерык проектында.
Аны, элеккеге кебек үк, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкләр дип көтелә, ә аның урынбасары шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин булачак.
Комиссия составына башкарма комитетлар, республика министрлыклары, ведомстволары, мәдәният, дин эшлеклеләре, Татарстан югары уку йортлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, аерым алганда, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм башкалар керәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз