news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты каршында Мәдәният һәм сәнгать советы төзелде

Яңа органны гамәлгә кую турындагы указга Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада Мәдәният һәм сәнгать советы төзү турындагы указны имзалады. Тиешле документ ТР Президенты сайтында урнаштырылган.

«Республика дәүләт мәдәният сәясәтен нәтиҗәле гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Президенты каршында Мәдәният һәм сәнгать советы оештырырга боерык бирәм», диелә документта.

Совет даими эшләячәк һәм эксперт-консультатив киңәшмә органы булачак. Ул Татарстан Республикасы Президентына мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге эшләр торышы турында хәбәр итәчәк, аның мәдәни оешмалар белән хезмәттәшлеген тәэмин итәчәк һәм дәүләт мәдәни сәясәтенең актуаль мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр әзерләячәк.

Совет рәисе – Рөстәм Миңнеханов үзе, ә аның урынбасары - ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров. Совет секретаре вазифалары ТР мәдәният министры Ирада Әюповага йөкләнде.

Совет эшкә республика дәүләт хакимияте башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнары белгечләрен, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләрен, шулай ук массакүләм-матбугат чаралары вәкилләрен җәлеп итә алачак. Эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча эшче төркемнәр булдыру каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100