news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Каравон рус халык бәйрәме белән котлады

«Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, татарларның Сабан туе, чувашларның Уявы, керәшеннәрнең Питрауы, удмуртларның Гырон Быдтоны, мариларның Семыгы һәм башка милли бәйрәмнәр белән беррәттән, Каравонны уздыру аеруча зур әһәмияткә ия», диелә котлауда.

Татарстан Президенты Каравон рус халык бәйрәме белән котлады
Владимир Васильев

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов

Каравон рус халык бәйрәмен уздыру уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.

«Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне рус халык бәйрәме Каравон белән чын йөрәктән котлыйм! Ул күп гасырлар дәвамында кунакчыл Лаеш төбәгендә гөрләтеп уздырыла.

Күпмилләтле Татарстанда халык күңеленә тирән үтеп кергән, традицион рус мәдәниятенең җыр-йолалы үзенчәлекле гәүдәләнеше булган Каравон мәгънәви эчтәлеге, ачык төсләре һәм яшәү дәрте белән таң калдыра.

Салмак, көйле әйлән-бәйлән уенын сокланып күзәткәндә, рус теленең бәллүр чыңыдай саф, челтерәп аккан чишмәдәй йөгерек борынгы яңгырашын тыңлаганда үткәннәрнең сулышын чын-чынлап тойган кебек буласың, буыннар арасындагы бәйләнешне, мәңгелек рухи хәзинәләрнең әһәмиятен ачыграк аңлыйсың.

Бик ерак заманнардан бирле билгеләп үтелә торган бу бәйрәм, православие мәдәниятенә матур гына үрелеп, иген игүдә тупланган зирәклекне, тәҗрибәне, табигатьнең могҗизалы рухын сеңдереп, Никольский авылындагы кабатланмас күренешкә әверелде. Аның тәэсирле җырларында җанга якын аһәңнәр ишетелә, алар туган җирне, туган телне һәм мәдәниятне олыларга һәм хөрмәтләргә, ата-бабаларның данлыклы эшләрен дәвам иттерергә җилкендерә.

Соңгы дистә елларда республика һәм тулаем Россия күләмендәге вакыйга дип танылган бу фестиваль халык иҗатын яратучыларның, фольклорчылар, галимнәрнең һәм туган мәдәнияте газиз булган һәркемнең күңелендә көннән-көн зуррак урын яулый килә. Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, татарларның Сабан туе, чувашларның Уявы, керәшеннәрнең Питрауы, удмуртларның Гырон Быдтоны, мариларның Семыгы һәм башка милли бәйрәмнәр белән беррәттән, Каравонны уздыру аеруча зур әһәмияткә ия.

Тантанада катнашучы һәркемгә һәм аның кунакларына ихластан күтәренке кәеф, бәхет, сәламәтлек, тынычлык, игелек һәм иминлек телим!

Каравон киләчәктә тагын да киңрәк колач җәйсен, үссен», диелә котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100