news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондының 2018 елга эш планы мәгълүм

Иннополис шәһәрендә һәм “Салават күпере” микрорайонында төзелеш эшләре киңәйтелә.

Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондының 2018 елга эш планы мәгълүм
Михаил Захаров

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондының 2018 елда башкарырга ниятләгән эшләре мәгълүм. Бу хакта бүген 2017 елгы эшчәнлекнең нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды.

Фондның башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин 2018 елда Дәүләт торак фондының 527 мең квадрат метр мәйданда торакны файдалануга кертергә җыенганын белдерде.

Агымдагы елга булган планнарга килгәндә, Иннополис шәһәрендә гомуми мәйданы 34 мең квадрат метр тәшкил иткән 730 фатирны үз эченә алган 5 һәм 6 нчы кварталлар төзелә башлаган. “Салават күпере” торак районында гомуми мәйданы 166,4 мең кв. м булган 3 528 фатирга исәпләнгән 2 һәм 3 нче кварталларны проектлау эшләренә керешкәннәр. Яр Чаллы шәһәренең 63 нче микрорайонында 5 торак йорт проектланган, аларда барлыгы 80 мең кв. м мәйданны колачлаган 1,3 мең фатир төзелә. Шунда ук гомуми мәйданы 32,5 мең кв. м булган 573 фатирлы 13 һәм 15 нче торак йортлар төзелә башлаган.

Быел фонд шулай ук Иннополис шәһәрендә гомуми мәйданы 20 мең кв. м булган 407 фатирны үзенә алган 7 һәм 8 нче кварталларны проектлауга керешергә уйлый. Казанда М-14 торак микрорайонында 765 фатирга исәпләнгән 3 торак йортның (гомуми мәйданы 45 мең кв.м) проект эшләре башланачак. Яр Чаллыда 63 нче микрорайонында гомуми мәйданы 67 мең кв. м булган 1219 фатирдан торачак 4 торак йорт төзелеше планлаштырыла.

“Салават күпере”нең беренче чираты (10, 11, 12, 13 кварталлар) 6426 фатирлык 22 йорттан тора. Бүгенгә 4199 фатирга исәпләнгән 15 йорт кулланышка тапшырылган. Беренче чираттагы йортларның кайберләрен файдалануга кертү 2018 елга кичектерелгән.

Алар түбәндәгеләр:

10 һәм 12 нче квартал йортлары: №10-3, 12-2, 12-4 – Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тикшерү уздырган, кисәтүләр юкка чыгарыла;

12-3 – Дәүләт торак күзәтчелеге инспекциясе тикшерү уздыра;

11 нче квартал йортлары: 11-1, 11-3, 11-5 – төзелеш-монтаж эшләре бара.

“Салават күпере”нең икенче чираты ( 7,8 нче кварталлар) 2924 фатирлы 10 йорттан тора, алары төзелеш стадиясендә. Әлеге объектлар төзелешен финанслау яртысы күләмендә башкарылган, кайбер йортларныкы – 90 проценттан артык.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100