news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Камил Исхаковны Җәмигъ мәчете төзелешенең кураторы итеп билгеләде

Җәмигъ мәчете, Кол Шәриф мәчете һәм Казан Изге Ана иконасы соборы кебек үк, дин тотучылар һәм меценатлар акчасына төзеләчәк.

Татарстан Президенты Камил Исхаковны Җәмигъ мәчете төзелешенең кураторы итеп билгеләде
Рамиль Гали/архив

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар советы рәисе Камил Исхаковка Казанда Җәмигъ мәчетен төзү мәсьәләләре белән шөгыльләнә торган җәмәгатьчелек вәкилләре, меценатлар һәм руханилар төркемен җитәкләргә йөкләмә бирде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Татарстан Президенты Камил Исхаковны Казанда Җәмигъ мәчетен төзү мәсьәләләре буенча инициатив төркем җитәкчесе итеп билгеләде», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Камил Исхаков 2016 елдан ТР Президенты ярдәмчесе вазифасында Болгар ислам академиясен оештыру белән бәйле мәсьәләләргә кураторлык итә. Исхаковның дини үзәкләр төзү белән бәйле проектларны гамәлгә ашыруда зур тәҗрибәсе бар.

2018 елның декабрендә Казан мэры Илсур Метшин журналистларга Казанда Җәмигъ мәчете төзелергә мөмкин булган берничә җир кишәрлеге сайлануы хакында хәбәр иткән иде. Шәһәр башлыгы сүзләренчә, Җәмигъ мәчете, Кол Шәриф мәчете һәм Казан Изге Ана иконасы соборы кебек үк, дин тотучылар һәм меценатлар акчасына торгызылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot