news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Камил Исхаковка «Дуслык» ордены тапшырды

2019 елның февралендә ТР Президенты ярдәмчесе Камил Исхаковка 70 яшь тулды.

Татарстан Президенты Камил Исхаковка «Дуслык» ордены тапшырды
tatarstan.ru

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның элеккеге мэры, Болгар ислам академиясенең гамәлгә куючылар советы рәисе Камил Исхаковка (шәһәрнең 1000 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек аның җитәкчелегендә узды) «Дуслык» ордены тапшырды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«ТР Президенты Камил Исхаковны күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен «Дуслык» ордены белән бүләкләде», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

«Дуслык» ордены Татарстан Республикасының халыкара абруен, Татарстан һәм чит илләр, Россиянең башка субъектлары арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытудагы казанышлар, шулай ук сәнәгый потенциал, инвестицион, хәйрия һәм иҗтимагый эшчәнлекне үстерүгә сизелерлек өлеш керткән өчен тапшырыла.

Камил Исхаков 15 елдан артык Татарстан башкаласының мэры булды, 2005 елда РФ Президентының Ерак Көнчыгыш федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле итеп билгеләнде, шуннан соң РФ төбәкләр үсеше министры урынбасары вазифасын биләде. 2008-2011 елларда Җиддәдә Ислам конференция оешмасы каршында Россиянең даими вәкиле булды.

2016 елдан Камил Исхаков ТР Президенты ярдәмчесе, Болгар ислам академиясенең гамәлгә куючылар советы рәисе вазифаларын били. Ул III һәм IV дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен», «Мактау» орденнары, «В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу хөрмәтенә фидакяр хезмәт өчен» медале һ.б. дәүләт бүләкләре иясе.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100