news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Калуга өлкәсе губернаторы белән фикерләште

Рөстәм Миңнеханов белән Анатолий Артамонов ике төбәкнең хезмәттәшлек перспективалары буенча сөйләште

 (Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов белән очрашты. Очрашу “Алабуга” махсус икътисади зонасында узды, бирегә делегация “Кастамону Энтегре” заводы ачылышында катнашу өчен килгән иде.

Рөстәм Миңнеханов белән Анатолий Артамонов ике төбәкнең хезмәттәшлек перспективалары, аерым алганда, махсус икътисади зоналарны үстерү мәсьәләләре буенча фикерләште. Татарстан Президенты һәм Калуга өлкәсе губернаторы делегация белән “Форд Соллерс” компаниясе заводында булдылар. Калуга өлкәсе өчен бу предприятиенең эш тәҗрибәсе бигрәк тә кызыклы: анда автомобиль төзелеше кластеры эшли.

Соңрак Анатолий Артамонов “Кастамону Энтегре” заводы ачылышында катнашты.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot