news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты кадрларны алыштырды

Андрей Кузьмин ТР Президенты матбугат хезмәтенең яңа җитәкчесе итеп билгеләнде

(Казан, 30 март, “Татар-информ”). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөслих Мансур улы Ситдыйковны ТР Президенты Куркынычсызлык советы җитәкчесе – ТР Президенты ярдәмчесе итеп билгеләде. Р.Г.Рәхимов, башка эшкә күчү сәбәпле, әлеге вазифадан азат ителде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Республика башлыгы шулай ук Указга кул куйды. Аның нигезендә ТР Президенты матбугат хезмәтенә Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты эшчәнлеген яктырту вазифасы йөкләнә. ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәтен җитәкләгән Андрей Владимирович Кузьмин ТР Президенты матбугат хезмәтенең яңа җитәкчесе итеп билгеләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot