Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты “Кадрлар резервы” белән әңгәмә уздырды
Рөстәм Миңнеханов республикада тормышны яхшырту буенча үз идеяләрен тәкъдим иткән егерме яшь һәм перспективалы татарстанлы белән очрашты.
(Казан, 31 май, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Кадрлар резервы” исемлегендәге 20 татарстанлы белән очрашты һәм алар өчен укулар оештырырга кушты. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләде.
“Рөстәм Миңнехановның “Татарстан Президентының кадрлар резервы” катнашучылары белән яхшы очрашуы булды. Анда егермегә якын кеше бар иде, шуларның 15е — барлык таләпләргә туры китереп сайлап алынган кешеләр, ә бишесе — “Россия лидерлары”. Һәркем ике-өч минут эчендә үзе турында сөйләде, кайда эшли, нәрсә белән шөгыльләнә һәм республика файдасына тормышка ашырырга теләгән нинди идеяләре бар”, — диде Лилия Галимова.
Аларның һәркайсының республика вице-премьеры яки Татарстан Президенты Аппараты җитәкчеләре арасында үз остазы билгеләнгән. Ел дәвамында резервчылар остазлар эшен күзәтәчәк һәм алардан өйрәнәчәк.
“Бу республиканың кадрлар потенциалын формалаштыру. Алар яшь һәм перспективалы, аларның бер өлеше җитәкчеләр һөнәрендә булды инде.Рөстәм Нургалиевич алар өчен укулар оештырырга кушты. Ул шулай ук Кадрлар резервы белән актив хезмәттәшлек итәргә кирәклеген ассызыклады. Алар биредә гамәлгә ашырырга мөмкин булган проектларны тәкъдим итәчәк”, - дип аңлатты Казан Кремле вәкиле.
Бу елның мартында Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан “Россия лидерлары” бөтенроссия идарә конкурсы финалистлары белән очрашты. Шул вакытта ул финалистларны Татарстан Президентының кадрлар резервы составына кертү турында карар кабул итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз