news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Көньяк Корея Илчесе белән туры авиаэлемтә турында сөйләште

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Корея авиакомпаниясенең Европага оча торган самолетлары Казанда да туктый алыр иде.

Татарстан Президенты Көньяк Корея Илчесе белән туры авиаэлемтә турында сөйләште
president.tatarstan.ru

(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе У Юн Гын белән Казан һәм Көньяк Корея арасында туры авиаэлемтә ачу мөмкинлеге турында фикер алышты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Корея авиакомпаниясенең Европага оча торган самолетлары Казанга да туктый алыр иде. “Бу Россиягә килүче күп кенә Корея кешеләренә һәм Кореяга барырга планлаштырган Россия кешеләренә уңайлы булыр иде, дип уйлыйм”, - диде ул.

Татарстан Президенты Россия-Корея мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Көньяк Корея арасындагы хезмәттәшлекне үстерүдә Илченең ярдәменә өметләнүен әйтте.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан икътисадының Көньяк Корея белән элемтәләрне үстерү мөмкинлеге булган өлкәләрен дә атады. Болар нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, энергетика, машина төзелеше, автомобиль төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү, IT һәм башка югары технологияләр, шулай ук туризм, диде ул.

Казан Кремлендә узган очрашу спорт темасы белән башланды һәм төгәлләнде. Башта Татарстан Президенты Илченең агымдагы елның 27 июнендәге сәфәрен искә алды. Илче 2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионатының Германия белән Көньяк Корея командалары матчын караган иде. Бу уенда Корея спортчылар җиңде.

У Юн Гын кунак иткән,  тхэквондо ярышларын һәм тхэквондо турында Корея киносы фестивален оештыру да ярдәм күрсәткән өчен, Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте.

  • Бүген Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә тхэквондо буенча “Корея Республикасының Россия Федерациясендәге Илчесе кубогы” Х бөтенроссия ярышлары узачак. “Сувар Плаза” сәүдә үзәгендә тхэквондо турында Корея киносы фестивале узачак. Ике чара ачылышында да илче У Юн Гын катнашыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot