Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты Көньяк Корея белән хезмәттәшлек итүнең потенциалы зур булуын белдерде
Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасының Россиядәге илчесе У Юн Гын белән очрашты.
(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Корея Республикасының Россиядәге илчесе У Юн Гын белән очрашуда ике республиканың хезмәттәшлеге потенциалы зур булуын белдерде. Очрашу Kazan-Arena стадионында Германия белән Көньяк Корея җыелма командалары матчы башланганчы узды. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Көньяк Корея партнерлары белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе турында искәртте. Шул исәптән ул нефть химиясе һәм нефть эшкәртү, мәгълүмат-коммуникация өлкәсе һәм сәламәтлек саклау юнәлешләре буенча элемтәләрне билгеләп үтте.

“Потенциал зур, бездә хезмәттәшлекне киңәйтү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар”, - диде Татарстан Президенты.
У Юн Гын 2018 елгы Дөнья чемпионатының югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм Казанда кунакларны ачык йөз белән каршы алуларын билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз