news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты көннең икенче яртысын Мәскәүдә үткәрәчәк

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты каршындагы Модернизация советы президиумы утырышында катнаша.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүгә бара, дип хәбәр ителә ТР Хөкүмәтенең рәсми порталында.

Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Россия Президенты каршындагы РФ Инновацион үсеш һәм икътисадны модернизацияләү советы президиумы утырышында катнашачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot