news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Изге Болгар җыенында катнашачак

Рөстәм Миңнеханов 15 июньдә Болгар шәһәрендә узачак Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә багышланган бәйрәмгә барачак.

Татарстан Президенты Изге Болгар җыенында катнашачак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 15 июньдә Изге Болгар җыенында катнашачак. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Президент Изге Болгар җыенында катнашырга ниятли. Анда, мәйданчыкта, аның чаралары иртәнге 8 сәгатьтә башлана. 12 сәгатькә кадәр Рөстәм Нургалиевич берничә очрашу уздыра, шул исәптән кунаклар белән дә», — диде Галимова.

  • Изге Болгар җыены - Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итү хөрмәтенә бәйрәм. Быел ул 15 июньдә Болгар шәһәрендә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot