Татарстан Президенты «Изге Болгар җыены»на килүчеләрне сәламләде
Бу бәйрәм - барыбыз өчен дә зур вакыйга, диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген Болгар музей-тыюлыгында «Изге Болгар җыены» уза. Чараны тантаналы рәвештә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты.
«Бу бәйрәм - барыбыз өчен дә зур вакыйга. Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу кысаларында бик күп чаралар уза, бәйрәм гомумфедераль чара дип игълан ителде», - дип сәламләде ул халыкны.
Аның сүзләренчә, быел җыенда ислам дөньясы вәкилләре дә катнаша. Ул KazanSummit форумына килгән илчеләрнең бу чарада булуын ассызыклады.
«Безнең белән булганыгыз өчен һәммәгезгә дә рәхмәт! Республика гөрләп торсын, дөньялар тыныч, дәүләтебез көчле булсын», - дигән теләкләрен җиткерде Президент.