news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Италия сәнәгачеләре ассоциациясе делегациясе белән очрашты

Берничә Италия компаниясе вәкилләре Татарстан белән хезмәттәшлекнең мөмкин юнәлешләрен атады.

Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә Италия сәнәгачеләре ассоциациясе президенты Эрнесто Ферленго әфәнде җитәкчелегендәге делегация белән очрашты, дип җиткерә Президентның матбугат хезмәте.

«Россия-Италия мөнәсәбәтләре кысаларында безнең бизнес даирәләре арасында хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр турында фикер алышырга кирәк. Геополитик ситуация бик уңай түгел икәнне аңлыйбыз, әмма эшлекле багланышларны ныгыту эшен дәвам иттерергә кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республика кайбер Европа илләре белән актив хезмәттәшлек алып бара, товар әйләнеше күләме дә арта. Шул ук вакытта Италия белән үзара сәүдә күрсәткечләре сизелерлек кими.

«Безнең Пирелли, Баллестра, Teкнимонт, Базелл, Интеза һәм башка Италия компанияләре белән яхшы мөнәсәбәтләребез урнашкан», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген Татарстан белән Италия арасында хезмәттәшлекне арттыру өчен зур потенциал бар. Мәсәлән, нефть химиясе, ИТ-технологияләр өлкәсе, авыл хуҗалыгы, фармацевтика һәм башка тармаклар.

Үз чиратында Эрнесто Ферленго билгеләп үткәнчә, Италия бизнесы Европа Берлеге тарафыннан Россиягә каршы чикләү чаралары кертү белән риза түгел.

Аннары берничә Италия компаниясе вәкилләре Татарстан белән хезмәттәшлекнең мөмкин юнәлешләрен атады.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган очрашуда Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, «ТАИФ» генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, Татарстан Предприятиеләре һәм сәнәгачеләре ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев, Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев һәм башкалар катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot