Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты җитәкчелегендәге делегация Әстерханга барачак
Төбәкләр лидерлары Татарстан белән Әстерхан өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру планын кабул итәчәк.
(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Бу атнада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Әстерхан өлкәсенә барачак. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.
«Шимбә көнне Татарстан Президенты эш визиты белән Әстерхан өлкәсенә барачак. Килүгә Әстерхан өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов белән очрашу планлаштырылган. Бер-берсе белән кыска әңгәмәдән соң киңәйтелгән составта очрашу булачак», - диде Лилия Галимова.
Аның сүзләренә караганда, Әстерхан өлкәсе делегациясе республикада узган елның ноябрендә булган. Очрашу барышында ике төбәк хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Апрель аенда Рөстәм Миңнехановның Әстерханга визиты вакытында кабул ителгән килешүне гамәлгә ашыруның җентекле планын имзалау планлаштырыла, дип өстәде Казан Кремленең рәсми вәкиле.
Әлеге план кысаларында машина төзелеше һәм суднолар төзелеше, нефть-газ химиясе сәнәгате өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү, Pozis компаниясенең медицина суыткыч җиһазларын, «Аммоний» минераль ашламаларын һәм «Татнефть» шиннарын китерүне җайга салу, шулай ук төзелеш, ТКХ һәм тарихи-археологик тикшеренүләр өлкәсендә хезмәттәшлек итү планлаштырыла, дип белдерде Галимова.
Моннан тыш, регионнар арасында товар әйләнешен арттыру планлаштырыла, ул бүгенге көндә ярты миллиард сум тәшкил итә, дип хәбәр итте ул.
Рөстәм Миңнеханов Сергей Морозов белән бергә Әстерхан өлкәсе татарлары активы белән очрашачак. Төбәктә барлыгы 60,5 меңнән артык татар яши. Татар халкы 20 авыл җирлегендә өстенлек итә. Әстерхан өлкәсендә өч татар иҗтимагый оешмасы эшли, татар газетасы чыгарыла, милли театр һәм китапханә эшли, дип тәмамлады сүзен Казан Кремленең рәсми вәкиле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз