news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Истанбулда Mercedes-Benz Türk автобуслары заводын карады

Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына ике көнлек эш визиты белән килде.

Татарстан Президенты Истанбулда Mercedes-Benz Türk автобуслары заводын карады
tatarstan.ru

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбулда Mercedes-Benz Türk автобуслары җитештерә торган заводта булды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • 1995 елда ачылган завод 360 мең квадрат метр мәйданны били, шуларның 127 мең кв. метрын ябык биналар тәшкил итә. Предприятиедә 3,3 меңнән артык кеше эшли.

Хәзер завод көнгә уртача 16 автобус чыгара. Ачылганнан бирле ул барлыгы 88 меңнән артык автобус әзерләгән. Җитештерүне локальләштерү дәрәҗәсе 60 проценттан артып китә, дип аңлаттылар Рөстәм Миңнехановка.

Татарстан Президенты Истанбулда җитештерелә торган Mercedes шәһәр яны һәм туристлык автобусларын карады. Алар дөньяның 70тән артык иленә чыгарыла. 2018 елда җитештерелгән якынча 3,7 мең автобусның 90 проценттан артыгы Көнбатыш һәм Көнчыгыш Европага җибәрелгән.

Моннан тыш, җитештерү мәйданнарын караганда, Рөстәм Миңнеханов Mercedes-Benz Türk фәнни-тикшеренү үзәгендә булды, анда 350 белгеч эшли.

Моңа кадәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бурсада сәнәгать зонасы заводларында булды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100