news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Исландиядә ябык спорт мәйданчыклары төзү тәҗрибәсен өйрәнде

Татарстан Исландия тәҗрибәсен файдаланырга тиеш дип саный Рөстәм Миңнеханов.

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Исландия башкаласы Рейкъявик шәһәрендә ябык спорт мәйданчыклары оештыру тәҗрибәсен өйрәнде. Бу илгә эшлекле сәфәре барышында төшерелгән фото, видеоларны Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә урнаштырды.

"Безгә шундый кырларның проектларын ясап, үзебездә дә төзергә кирәк", - дигән Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты төшергән роликта Казан мэры Илсур Метшин да күренә. "Безнең мэр Казанда моннан да яхшырак итеп төзергә җыена", - ди республика җитәкчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot