news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Ислам хезмәттәшлеге оешмасы җитәкчелеге белән очрашты

Бүген Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны әмире Абдалла ибн Абдель Азиз чакыруы буенча изге урыннарда да булачак

(Казан, 2 октябрь, Татар-информ). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген, Согуд Гарәбстаны Әмирлегенә эш сәфәренең беренче көнендә,  Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) җитәкчелеге белән очрашты.

Җиддага килеп төшүгә, Рөстәм Миңнеханов Мәккә провинциясе губернаторы шахзадә Маш’алем ибн Абдалла ибн Абдел Азиз белән кыскача әңгәмә уздырды. Шуннан соң Россиянең ИХО каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге резиденциясендә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы җитәкчелеге белән очрашу узды, анда шулай ук Россиянең Согуд Гарәбстанындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе, Россиянең ИХО каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Олег Озеров катнашты.  

Очрашу киләчәктә Россия, аерым алганда, Татарстан Республикасы белән ИХО арасында хезмәттәшлекне үстерү   мәсьәләләренә багышланды.

Бүген үк Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны әмире Абдалла ибн Абдел Азиз чакыруы буенча изге урыннарда була.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100