news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретарен каршылады

Йосыф бин Әхмәд Әл Үсәймин "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit" X халыкара икътисади саммит чараларында катнашачак.

(Казан, 9 май, “Татар-информ”). Бүген Татарстанга өч көнлек сәфәр белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Йосыф бин Әхмәд Әл Үсәймин килде. “Казан” халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанда эш сәфәре кысаларында Йосыф бин Әхмәд Әл Үсәймин “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit” X халыкара икътисади саммит чараларында катнашачак. Саммит иртәгә, 2018 елның 10 маенда эшли башлаячак.

Шулай ук кунакның Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашуы планлаштырылган. Моннан тыш, Йосыф бин Әхмәд Әл Үсәймин күрмәүчеләр өчен тернәкләндерү үзәге булган “Ярдәм” мәчетендә, Казан Кремлендә һәм борынгы Болгар шәһәрендә булырга җыена.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100