Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты җирлекләрдә туган телләрне өйрәнергә мөмкинлек тудырырга кушты
ТР Муниципаль берәмлекләр советының XII съездында Рөстәм Миңнеханов һәр шәһәр, район һәм авылда милләтара татулыкны саклауның мөһимлеген әйтте.
(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). “Милләтара һәм динара татулык – Татарстанның төп байлыгы, республикада тынычлыкны саклау өчен барысын да эшләргә кирәк”, - дип белдерде бүген Татарстан Президенты ТР Муниципаль берәмлекләр советының XII съездында. Республиканың 946 муниципаль берәмлекләреннән җыелган вәкилләр катнашындагы съезд Казанның “Корстон” комплексында узды.
Хәзерге вакытта Татарстанда 956 муниципаль берәмлек исәпләнә. Съездда республика программаларын тормышка ашыру нигезендә җирлекләрнең социаль-икътисади үсешен тәэмин итү мәсьәләләре күтәрелде. Шулай ук Советның яңа рәисе сайланды.
Татарстан Президенты үзенең чыгышында җирлекләргә беренче чиратта милли мәсьәләләрне чишүгә игътибар бирергә киңәш итте. “Безнең республикада татарлар, руслар, чуашлар, удмуртлар, мари, мордвалар барысы да үзара аңлашып, бер-берсен хөрмәт итеп яши. Иң мөһиме – тынычлык, милләтара татулык булсын. Югыйсә, эшләгән бер эшнең дә мәгънәсе калмый”, - дип кисәтте Рөстәм Миңнеханов.
Президент тел мәсьәләсенә аерым тукталды. “Һәр милләт вәкиленең үз туган телен өйрәнергә, милли бәйрәмнәрен үткәрергә мөмкинлеге булыра тиеш. Һәр халыкның дин тотарга гыйбадәтханәләре булсын. Боларны, һичшиксез, кайгыртырга кирәк”, - дип басым ясап әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз