news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Җирле үзидарә органнары структурасы стандартын төзергә кушты

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, җирле үзидарә органнары эшенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен, аларны яңа стандартлар буенча төзергә кирәк.

Татарстан Президенты Җирле үзидарә органнары структурасы стандартын төзергә кушты
Рамиль Гали

(Казан, 24 сентября, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Татарстан Президенты республикада “Җирле үзидарә органнары структурасы стандарты”н төзергә күрсәтмә бирде. Ул бу эшне бүген үзенең еллык Юлламасында ТР Президенты Аппараты белән республиканың Муниципаль берәмлекләр советына йөкләде.

“Җирле үзидарә системасының нәтиҗәлелеген арттырырга кирәк. 10 ел элек төзелгән структура камилләштерүне таләп итә. Соңгы елларда муниципаль вәкаләте булган күп төрле оешмалар барлыкка килде һәм алар бюджетның чыгымнарын арттыра. Гомумән, җирле үзидарә органнарын оештыру структурасында кимчелекләр бар. Аңа бердәм таләпләр куеп, нәтиҗәле итеп оештырырга кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов. 

news_right_1
news_right_2
news_bot