news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты җирләрне сугаруга сүлпән караган районнарны атады

Рөстәм Миңнеханов чәчүлек мәйданнарын сугару юнәлешендә җитди эшләргә кирәклегенә басым ясады.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җирләрне сугаруга сүлпән караган районнарны атады.

Ул Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында чәчүлек мәйданнарын сугару юнәлешендә җитди эшләргә кирәклегенә басым ясады.

«2010 ел безгә күрсәтте, ул вакытта мелиорация буенча берничә программа кабул иттек. Бу вазгыятьне тотрыкландырды, ләкин безнең потенциал һәм ихтыяҗ күпкә зуррак. Кайбер районнар актив эшли, сулыклар буенча, сугару системалары, ремонт буенча да…Ә сугару буенча сүлпән эшләгән Аксубай, Зәй, Менделеевск, Яңа Чишмә, Спас районнарын тәнкыйтьләргә мәҗбүрбез», — диде Рөстәм Миңнеханов.

«Сугару һәркайда кирәк. Климатик үзгәрешләр чәчүлек мәйданнарын дымландыруга һәм корылыкка чыдам сортларга игътибарлы булуны сорый», — дип искәртте Президент.

Ул сугарыла торган җирләр 100 мең гектардан да ким булмаска тиешлеген әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot