Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты "IPG Photonics" башлыгы белән ике яклы хезмәттәшлекне үстерү перспективалары буенча фикер алышты
КАИ-Лазер» инжиниринг үзәге кебек республика өчен әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда катнашуы өчен, Миңнеханов Гапонцевка рәхмәт белдерде
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия галиме, "IPG Photonics" компаниясенә нигез салучы һәм аның Директорлар советы рәисе Валентин Гапонцев белән очрашты. КНИТУ-КАИның яңа ачылган 8нче уку бинасында узган бу очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов та катнашты.
Валентин Гапонцевны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов аңа Казанга визиты һәм «КАИ-Лазер» инжиниринг үзәге кебек республика өчен әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда катнашуы өчен рәхмәт белдерде. «Эшләгән эшләр аз түгел, әмма тагын да күбрәк эшлисе килә», - диде Р.Миңнеханов.
Яклар Татарстан белән "IPG Photonics" арасындагы хезмәттәшлекне, шул исәптән компания белән КНИТУ-КАИ арасындагы хезмәттәшлекне үстерү перспективалары, буенча фикер алыштылар.
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз