news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Instagramда Ватанны саклаучылар көне белән фото hәм видео урнаштырган

Фотография астында "Тынычлык, Гаилә, Ватанны саклаучыларның hәммәсен дә - бәйрәм белән! ", - дигән язу урын алган.

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  үзенең Instagram битендә Ватанны саклаучылар көне белән котлап, фото hәм видео урнаштырган.

Фотографияләрнең берсендә Рөстәм Миңнеханов үзе совет заманындагы хәрби формадан ике бала белән сүрәтләнгән, фотография астында шундый язу да бар: "Тынычлык, Гаилә, Ватанны саклаучыларның hәммәсен дә - бәйрәм белән! ".

Ә Президентның социаль челтәр битенә урнаштырылган видеокотлау Беренче канал коллекциясеннән алынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot