Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты Иннополис төзелешендә булды
Яңа МИЗга резидентларны җәлеп итү өчен актив эшләргә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов
(Казан, 6 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа шәһәр - Иннополис объектларын төзү белән танышты. Республика башлыгын ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР вице-премьеры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, подряд һәм проект оешмалары җитәкчеләре озата йөрде.
Беренче объект төзелеп килүче «Попов» технопаркы булды. Татарстан Президентына Илдар Халиков хәбәр иткәнчә, бинага җылы кертелгән, эчке эшләрне алып бару өчен барлык шартлар тудырылган. Рөстәм Миңнехановка технопарк бинасының эчке эшләре проекты күрсәтелде.
Рөстәм Миңнеханов, шулай ук яңа МИЗга резидентларны җәлеп итү өчен актив эшләргә кирәк, диде.
Бу чарада катнашучылар «Иннополис» университеты студентлары өчен төзелеп килгән тулай торакта булдылар, әзер торак бүлмәләрен карап чыктылар. Шулай ук Татарстан Президенты университетның уку бинасын, спорт комплексын төзү барышы белән танышты.
Соңгы объект – торак квартал, анда Рөстәм Миңнеханов ИТ-белгечләр өчен җиткерелгән биналарның берсенә керде. Подрядчы компанияләр вәкилләре белдергәнчә, 2015 елның 1 гыйнварына кадәр Иннополиста 420 фатирлы 8 йорт файдалануга тапшырылачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз