news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты индустриаль мәйданчыкларга җир бирүдә проблемалар булмавын әйтте

Республикада индустриаль паркларның резидентлар белән тулы булмау проблемалары күтәрелде.

(Казан, 15 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов индустриаль мәйданчыкларга җир бирүдә проблемалар күрми. Бу хакта ул бүген “Пирамида” үзәгендә ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советының IX утырышында әйтте.

Беренче проект төркеме буенча Татарстанның индустриаль паркларында бизнес үсешенә этәргеч бирү мәсьәләсе күтәрелде. Татарстанның индустриаль мәйңанчыкларына потенциаль резидентлардан ихтыяҗ беткән. Экспертлар фикеренчә, проблема идарәче компаниягә җир бирү процедурасы катлаулы булуында, республиканың төрле районнарында һәм төрле индустриаль паркларда электр энергиясенә тарифлар аермасында, парк резидентлары тапшырырга тиешле хисапларның күләмле булуында. Моннан тыш, бизнес фикеренчә, киңкүләм инвестицион проектлар махсус икътисади зоналар, үсеше алдан билгеле территорияләрдә урнашуны өстен күрә. Салым ташламалары булгач, ул зоналарга бару ягын карыйлар.

Эшкуарлык советы экспертлары белән очрашуда, резидентлар эшмәкәрләрне индустриаль мәйданчыкларга җәлеп итү өчен, беренче чиратта, җир бирү процедурасын гадиләштерү кирәклеген әйткәннәр. Проект өчен җирне хәтта 4-5 ай көтәргә туры килә.

“Развитие” сәнәгать паркы һәм “Түбән Кама” сәнәгать паркы директоры Константин Пучкин паркның тулылыгы буенча проблемалары булуы турында сөйләде. Ул резидентларга җир бирү, электр энергиясе белән тәэмин итү буенча проблемалар булуын әйтте.

“Безнең бер сәнәгать паркыннан ике инвестор Марий Элга, берсеннән 6 инвестор башка төбәкләргә китте. Сәбәбе бер үк республикада төрле паркларда да тарифлар төрле булуында. Әгәр парк югары көчәнеш буенча тоташтырылган булса, резидент өчен бәясе киловатт өчен 3 сум, түбән көчәнеш буенча булса, киловатт өчен 6 сум”, - диде Пучкин.

Проект төркеме вәкилләре, барлык индустриаль паркларда җир участокларын сәүдәләшүләрсез генә бирергә кирәк, дигән фикердә. Пучкин идарәче компанияләргә җирне арендага биреп, аннары муниципалитет белән килештереп, ниндидер резидентка бирү мөмкинлеген карарга тәкъдим итә.

Моннан тыш, резидентлар өчен хисап төзүнең бер формасын булдыру, идарәче компанияләр өчен электр энергиясе букнча субсидияләр карауны, индстриаль паркларны аккредитация узу вакытын кыскартуны тәкъдим итәләр.

Татарстан Президенты индустриаль мәйданчыкларга җир бирүдә проблемалар күрмәвен әйтте. Хөкүмәттә бу мәсьәләне карарга кушты. “Әгәр кемдер бизнес өчен шартлар тудырырга тели икән, без моны тиз башкарып чыгу ягын карарбыз”, - диде.

Рөстәм Миңнеханов электр энергиясе буенча тарифларны да карарга кушты. Атна эчендә тәкъдимнәр кертергә йөкләмә бирде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100