news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты инаугурациясе 18 сентябрьгә билгеләнгән

Рөстәм Миңнехановның үз вазифаларына керешү тантанасы С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узачак.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Рөстәм Миңнехановның Татарстан Президенты вазифаларына керешү тантанасы җомга көнне, 18 сентябрьдә узачак. Әлеге мәгълүмат республика Дәүләт Советы сайтында чыкты.

Тантана иртәнге унда С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында башланачак. Аны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырачак.  

18 сентябрьгә, шулай ук, Татарстан Дәүләт Советының 13нче утырышы да планлаштырылган. Ул 14:00 сәгатьтә булачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot