news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты имам-мөхтәсиб Рамил Фәсхетдиновка Рәхмәт хаты тапшырды

Мәскәү Халыкара музыка йортында Татарстанның сәнгать осталары гала-концертында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Пушкин шәһәр округының мөселман җәмгыяте рәисе, «Татар мәдәни-агарту үзәге» оешмасы рәисе имам-мөхтәсиб Рамил Фәсхетдиновка Рәхмәт хаты тапшырды.

«Ул милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга, татар милли мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә керткән өлеше өчен бүләкләнә», диелгән хат текстында. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән һәм шәхсән үзем Рамил Фәсхетдиновны лаеклы бүләге белән котлыйм. Дини һәм милли оешмаларны җитәкләгәндә, Рамил хәзрәт хәйрия, рухи-агарту, социаль-иҗтимагый өлкәләрдә киң иҗади эш алып бара, тел, татар халкы тарихын һәм мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру, Мәскәү өлкәсенең күпмилләтле һәм күп динле җәмгыятендә татулыкны ныгыту эшендә чын күңелдән тырышлык күрсәтә», - диде Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең рәисе Мөфти Рушан Аббясов.

news_right_1
news_right_2
news_bot