news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты: Илкүләм проект ярдәмендә юл төзелеше планнарын гамәлгә ашырдык

М7 федераль трассасын төзүгә Россия казнасыннан 12 млрд сум җибәрелгән.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). 2021 елда федераль һәм республика бюджетларыннан яңа юллар төзү өлешендә зур ярдәм күрсәтелде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән йомгаклау матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Татарстанда юллар төзү планнарын, шул исәптән, «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты ярдәмендә тормышка ашыра алдык.

«Без барыбыз да юлларда йөрибез. Юл эшләрен финанслау күләме быел шактый булды. Республика территориясе буенча узачак М12 трассасын төзүгә генә дә 30 млрд сум үзләштерелгән. Бу — федераль акчалар. Өстәвенә, биредә Идел аша күпер төзү дә бар — безнең күптәнге хыял», — диде республика җитәкчесе.

Тагын бер зур проект М7 федераль трассасын төзүгә кагыла. Аңа Россия казнасыннан 12 млрд сум җибәрелгән.

«Әгәр республика муниципаль юлларын алсак, аларга 55 млрд сум финанслау алынды, шуларның 40 млрд  сумы -республика бюджетыннан, 15е федераль ярдәм булды», — диде Миңнеханов.

Илкүләм проектлар 2019 елдан башлап Россия Президенты Владимир Путинның «май» указлары нигезендә гамәлгә ашырыла. Алар «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек илнең стратегик үсешенең 12 юнәлешен үз эченә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100