news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты ике көнлек эшлекле сәфәр белән АКШка китә

Рөстәм Миңнеханов Хьюстон һәм Сан-Франциско шәһәрләрендә эшлекле очрашуларда катнашачак.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе 21 һәм 22 октябрьдә эшлекле сәфәр белән Америка Кушма Штатларында булачак. Әлеге мәгълүматны Татарстан Президенты матбугат хезмәтенең җитәкчесе Эдуард Хәйруллин раслады.

Хьюстонда Татарстан лидеры «Тахас – Татарстан» эшлекле форумында катнашачак. Моннан тыш, Emerson, Ozon кебек эре оешма җитәкчеләре белән очрашулар көтелә. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Univation Technologie, BHGE компанияләренең штаб-фатирлары белән танышырга планлаштыра, биредә ул оешмаларның президентлары белән очрашачак. Сәфәр кысаларында Россия Фәннәр академиясе каршындагы Оешма һәм сәламәтлек саклау идарәсенең югары мәктәбе җитәкчесе Гүзәл Улумбәкова белән дә очрашу, Райса Университеты белән танышу көтелә.

Сәфәрнең икенче көнендә Татарстан Президенты Сан-Францискода халыкара технилогик симпозиумда эшләяәчәк. Рөстәм Миңнеханов «Икътисад үсешендә инновацион үзәкләрнең роле» дип аталган панельле бәхәстә һәм «Кремний үзәнлегенең глобаль трендлары» сессиясендә катнашачак. Татарстан лидеры шулай ук Torrey Pines Investment венчур компаниясенең идарәчесе Николай Савчук, JVIS компаниясе җитәкчелеге белән очрашырга һәм Татарстанның яңа эшли башлаган оешмаларының күргәзмәсе белән танышырга уйлый. Моннан тыш Ernst & Young Global Limited, Hyperloop TransportationTechnologies Inc, General Electric кебек оешма җитәкчеләре белән очрашулар да көтелә.Сан-Францискода Татарстанның «Сетевая компания» җәмгыяте һәм General Electric арасында меморандум имзалау планлаштырыла. Сәфәр кысаларында «Казаньоргсинтез» һәм Univation Tehnologies арасында озак вакытлы хезмәттәшлек турында, шулай ук Әлмәт дәүләт институты һәм Райса Университеты арасында килешү имзаланачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100