news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты "Игелекле дулкын" балалар фестивален оештыручыларга рәхмәт белдерде

Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестиваленең Гала-концерты Казанда уза.

Татарстан Президенты "Игелекле дулкын" балалар фестивален оештыручыларга рәхмәт белдерде
Михаил Захаров

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Игелекле дулкын” Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестивален оештыручыларга рәхмәтен белдерде. Фестивальнең Гала-концерты бүген Казанның “Пирамида” концертлар залында узды.

"Игелекле дулкын" фестиваленең исеме үк аның нинди чара икәнлеге хакында сөйли. Беренче чиратта, матди яктан булышуны үз өстенә алган Россия Президентының ярдәм фондына зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Бу бәйрәм балаларга үзләрен күрсәтергә һәм сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирә. Финалның Казанда узуына без бик шат, Татарстан мондый проектларга һәрвакыт ачык", - диде ТР Президенты үзенең чыгышында.

  • “Игелекле дулкын” Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестивале – Казан Башкарма комитеты белән җырчы, композитор, Россиянең халык артисты Игорь Крутой һәм Популяр музыка академиясенең уртак проекты. Фестиваль – сәламәт һәм мөмкинлекләре чикле балаларның уртак иҗат мәйданчыгы булып тора.

Быел фестиваль грант акчалары ярдәмендә үзенең географиясен киңәйтте: сайлау этаплары Россиянең 9 шәһәрендә узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100