Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты «Идел-Пресс» нәшриятында яңа басма җиһазны карады
Рөстәм Миңнехановка типография буйлап экскурсияне «Татмедиа» Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры Әнәс Әскәров уздырды.
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Идел-Пресс» нәшриятында булды. Биредә аңа Komori Lithrone GL-540 биш буяулы яңа китап басу машинасын күрсәттеләр.
Типография буйлап экскурсияне «Татмедиа» Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры Әнәс Әскәров уздырды.
Офсет басма хезмәткәре Дмитрий Горбунов «Татар-информ» хәбәрчесенә бу соңгы модельдәге станок булуын әйтте. «Россиядә ул мондый комплектациядә бердәнбер җиһаз. Зур тизлектә берьюлы биш буяу белән бастырып чыгарып, шундук лак белән дә каплый ала. Һәр биттә буяу тыгызлыгын үлчи, аны тигезләп тә була, һәм экранга чыгара», — диде.
Дмитрий Горбунов әйтүенчә, җиһаз сәгатенә 16500 бит бастырып чыгара ала. Komori GL-540 станогында автоматизация югары дәрәҗәдә: формалары автомат рәвештә алмаштырыла. Онлайн режимда тираж вакытында ук буяу өстәрлек итеп көйләнгән, төрле тайпылышлар булмасын дип, сыйфатын тикшереп тора, буяуларны катнаштыруда төгәллеккә ирештерә.
«Элекке станокта тизлек акрынрак иде. Монда тизлек тә югары, башыннан ахырына кадәр тираж да сыйфатлы була. Бастыручы программа кертә дә, станок үзе башкара», — дип аңлатты нәшрият хезмәткәре.
«Идел-Пресс» югары квалификацияле кадрлар әзерләү максатыннан, Казан илкүләм технология университеты белән тыгыз хезмәттәшлектә: полиграфия һәм төргәкләү производствосы технологиясе, полиграфия производствосы белгечлекләре буенча студентлар укытыла.
Типографиядә көндәлек һәм реклама газеталары, фәнни, махсус журналлар, төрле брошюралар, йомшак, каты тышлыклы китаплар, афишалар, плкалатлар, блокнотлар һәм башкалар бастырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз