news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты иң яхшы 12 дәүләт хезмәткәренә диплом тапшырды

“Татарстанның иң яхшы дәүләт граждан хезмәте” конкурсында җиңүчеләргә акчалата премия бирелде.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иң яхшы 12 дәүләт хезмәткәренә диплом һәм акчалата премия тапшырды. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында бүген “Татарстанның иң яхшы дәүләт граждан хезмәте” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Республикада дүртенче тапкыр үткәрелгән конкурста министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты. Финалчылар үз проектларын уңышлы яклады. Киләчәктә аларны гамәлгә ашыра алачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot