Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты «Химград» технополисында яңа производстволар ачуда катнаша
Яңа проектларга инвестицияләрнең гомуми күләме 1 миллиард сумнан артып китә.
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Химград» технополисында «Ирвис» фәнни-җитештерү предприятиесе ҖЧҖ һәм «Коттон Вэй» ҖЧҖ компанияләренең яңа производстволарын ачуда катнаша. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов агрессив булмаган ягулык һәм инерт газлар өчен үлчәү приборлары производствосы белән танышачак. Әлеге проектларга инвестицияләрнең гомуми күләме 106 миллион сум тәшкил итә. Елына 205 миллион сум табыш керер дип көтелә.
Республика Президенты шулай ук Cotton Way фабрикасын ачуда да катнаша. Әлеге предприятие тәүлегенә 30 тонна медицина киемнәре эшкәртәчәк. Татарстан һәм якын-тирә төбәкләрдәге медицина учреждениеләре аның төп кулланучылары булачак.
Бу проектка инвестицияләрнең гомуми күләме 900 миллион сумнан артып китә. Фабрикада 175 эш урыны булдырылачак. Елына 325 миллион сум табыш керер дип көтелә.
Cotton Way компаниясе киләчәктә «Химград» технополисында үз производствосын тагын да киңәйтеп, эшкәртү күләмен тәүлегенә 80 тоннага җиткерергә ниятли. Бу очракта инвестицияләрнең гомуми күләме 1,5 миллиард сумнан артып китәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз