news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Харбинга эш визиты белән килде

Рөстәм Миңнеханов Хэйлунцзян провинциясе башкаласында уза торган VI Россия-Кытай ЭКСПО-2019 чараларында катнашачак.

Татарстан Президенты Харбинга эш визиты белән килде
tatarstan.ru

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хэйлунцзян провинциясе башкаласы Харбин шәһәренә эш визиты белән килде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башта Рөстәм Миңнеханов Ван Вэньтао провинциясе губернаторы белән очрашырга һәм ТР Хөкүмәте һәм Хэйлунцзян Халык хөкүмәте арасында килешүгә чаралар планын имзаларга ниятли. Шуннан соң ике җитәкче дә «Татарстан – Хэйлунцзян» эшлекле форумында катнашачак.

Төштән соң Рөстәм Миңнеханов Харбинның Халыкара күргәзмә үзәгендә VI Россия-Кытай ЭКСПО-2019 мәйданчыгында булырга һәм берничә эшлекле очрашу уздырырга планлаштыра. Моннан тыш, Corner Харбин фәнни-техник компаниясе һәм Wondersun diary Хэйлунцзян сөт җитештерү компаниясе белән танышу планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100