news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты һәм Пермь крае башлыгы хезмәттәшлек турында фикер алышты

Татарстан Президенты һәм Пермь крае башлыгы хезмәттәшлек турында фикер алышты
https://tatarstan.ru/

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Иннопром-2022» күргәзмәсе кысаларында Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин белән эшлекле очрашу уздырды. Очрашуда товар әйләнешен арттыру турында фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул турыда хәбәр итте.

«Пермь крае – әйдәп баручы сәүдә-икътисади партнерларыбызның берсе. Төбәкара товар әйләнеше 15 миллиард сум дәрәҗәсендә теркәлгән. Татарстан продукция китерүне арттыру белән кызыксына», – дип билгеләп үтте ул, коллегасына мөрәҗәгать итеп.

Аерым алганда, машина төзелеше продукциясе, вертолетлар, агросәнәгать комплексы продукциясе, нефть продуктлары базарын, нефть эшкәртү өлкәсендә кооперацияне үстерү, энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек итү кебек юнәлешләр белән кызыксыну бар.

Дмитрий Махонин төбәкнең 2024 елда Барда авылында Бөтенроссия авыл Сабан туен уздырырга әзерләнүен искәртеп үтте.

Яклар хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре, аерым алганда, йөк ташу өчен су юлларын үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты. Әлеге мәсьәләгә карата республика предприятиеләре кызыксыну белдерә. Суднолар төзелеше, суднолар йөрешен оештыру һәм башкалар турында сөйләшү булды.

Шулай ук очрашу барышында төбәкләрнең сәнәгать предприятиеләренең үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында да фикер алыштылар. Хезмәттәшлек импортны алыштыру кысаларында запас частьләр җитештерү өлешендә күздә тотыла.

Республика Президенты профильле министрлыкка бу эшне көчәйтергә, сәнәгать министрлары дәрәҗәсендә сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашу уздырырга кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100