Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты халыкның Яшел Үзәндә яңа йортка күченә алмау мәсьәләсен чишәргә кушты
Яшел Үзән районы һәм ТР ДТФ җитәкчелеге 282 фатирлы йорттагы торак хуҗаларыннан Рөстәм Миңнеханов исеменнән гафу үтенергә йөкләмә бирде.
(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин белән ТР Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллинга тиз арада вазгыятьне төзәтеп, Яшел Үзән шәһәрендәге күп фатирлы торак йортны файдаланышка тапшыруны йөкләде.
Бу хакта ул бүген иртән ТР Хөкүмәте йортында барган республика киңәшмәсендә белдерде, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.
Яшел Үзәннең Төзүчеләр проспекты буенча урнашкан 282 фатирлы йорттан фатир алучылар быел 5 сентябрьдә тантаналы шартларда күченгән иде, тантанада республика лидеры да катнашты. Соңрак ачыкланганча, кешеләр күченгән вакытта Дәүләт торак фондының тиешле документлар пакеты булмаган, ә ачкычлар фатирларны карап чыгу өчен генә тапшырганнар. Әлеге йорттан фатирлар республиканың 4 программасы буенча бирелде: социаль ипотека буенча, Бөек Ватан сугышы толларына, ятим балаларга, авария хәлендәге торактан күченүчеләргә.
Р. Миңнеханов бүген киңәшмәдә Яшел Үзән районы һәм ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды җитәкчелекләрен кискен тәнкыйть утына тотты.
Күп фатирлы йортның документларын тиешле таләпләргә туры китерергә, җитешсезлекләрне бетереп, фатир хуҗаларына ачкычларын тапшырырга йөкләмә бирде ул. “Мондый хәлләр республикадагы хакимият органнарының барысына да җитди зыян сала, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Бу күрсәтмә чараны нәрсәгә оештырырга иде, бу һич аңлашылмый. Сез гражданнарның хакимияткә ышанычын төшерәсез”, дип, Яшел Үзән районы һәм ТР ДТФ җитәкчелегенә шушы йорттагы торак хуҗаларыннан Татарстан Президенты исеменнән гафу үтенергә йөкләмә бирде.
“Яңа фатирларын көткән кешеләр алдында сезнең өчен оят миңа”, - дип басым ясап әйтте Рөстәм Миңнеханов. Мондый гаугалы очракларны башка булдырмаска, дип йөкләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз