Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты Халыкара хоккей форумына чакырылган
Мәскәүдә World Hockey Forum-2016 Халыкара хоккей форумы уза.
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүгә сәфәр кылырга ниятли. Биредә 16-17 декабрь көннәрендә һөнәри хоккейның төп вакыйгасы – World Hockey Forum-2016 Халыкара хоккей форумы була. Аны Россия Хоккей федерациясе һәм Халыкара хоккей федерациясе (IIHF) оештыра. Бу хакта республика Хөкүмәте интернет-порталында мәгълүмат бар.
Халыкара чарада катнашучылар арасында шулай ук Халыкара федерация президенты Рене Фазель, совет әгъзалары, Россия вице-премьеры Виталий Мутко, Россия спорт министры Павел Колобков, Континенталь Хоккей Лигасы президенты Дмитрий Чернышенко һәм КХЛның башка вәкилләре бар. Танылган хоккейчылар һәм хоккей белгечләре Фил Эспозито, Майк Кинэн, Яри Курриның да килүе көтелә.
Форумның көн тәртибенә дөнья хоккеен үстерүдә мөһим адымнар, шул исәптән маркетинг, яшь хоккейчыларны профессиональ лигага әзерләү мәсьәләләре кертелгән. Анда шулай ук тренерлар семинарлары уздыру һәм дискуссия мәйданчыклары оештыру, аерым алганда, балалар, яшүсмерләр, хатын-кызлар хоккеен, хоккейны массакүләм спорт төре буларак пропагандалау зарурияте турында фикерләшү күздә тотыла.
World Hockey Forum-2016 форумы Россиядә хоккейның 70 еллык юбилее елында уздырылуын да билгеләп үтәргә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз