news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашты

22 июньгә кадәр Россиядә Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәр сугышчы истәлегенә 27 млн агач утырту ниятләнә.

Татарстан Президенты «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашты
https://tatarstan.ru/

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

22 июньгә кадәр Россиядә Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәр сугышчы истәлегенә 27 млн агач утырту ниятләнә. Татарстан территориясендә 350 меңнән артык үсенте утыртылачак.

Бүген Җиңү паркында Татарстан Республикасы Президенты белән бергә әлеге гамәлгә Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте вәкилләре дә кушылды. Барлыгы парк территориясендә 75 тал утыртылган иде. Агачлар санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп утыртылды.

«Бу — бик яхшы гамәл. Бу — җиңү өчен, Ватан өчен, барыбыз өчен сугышканнарга ихтирам күрсәтүебез. Күпләр илләренә әйләнеп кайтмады. Аларның батырлыкларын без хәтеребездә сакларга тиешбез», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук бүген Рөстәм Миңнехановка Җиңү паркы территориясен төзекләндерү концепциясен тәкъдир иттеләр. Татарстан Президенты шулай ук шул көннәрдә паркта куелачак Совет солдаты һәйкәлен дә карады. Һәйкәл 9 майда ачылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100